Эчтәлек

Яшел ашламалар пар җирендә (сидераль пар), урылган һәм чабылган чәчүлекләрдә, шулай ук төп культура астына чәчеп үстерелә. Алар черемә белән чагыштырганда, микробиологик таркалуга җиңелрәк бирелә һәм тәэсире буенча органик ашламаларга тартым. Барлык тип, аеруча комлы һәм комсу туфракларда кулланыла.

2003 елда Татарстан Республикасында сидераль культуралар 59,6 мең га мәйданда, шул исәптән донник 27,2 мең га да мәйданда чәчелә. Сидератлар туфракны органик матдәләр белән, кузаклы культуралар чәчкәндә аны азот белән баеталар, шулай ук туфракның агрофизик үзлекләрен, су, һава һәм җылылык режимын яхшырталар.

Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан булган сидераль культуралар кыска вакытлы вегетация чорында күп яшел масса үстерүгә сәләтлелеге белән әһәмиятле (1 га дан 250–300 ц).

Яшел ашламаларның үзенчәлеге — аларда үсемлекләр тарафыннан яхшы үзләштерелүче туклыклы матдәләрнең күп булуы. Шушы күрсәткеч буенча сидератлар (кузаклылар — чәчәк ату, әвернәчәчәклеләр җимеш барлыкка килү чорында), оптималь срокларда туфракка кертелсә, тирескә караганда ике тапкыр яхшырак. Туфракка соң кертелгәндә (тупасланган яшел масса), кертелгән елда сидератларның нәтиҗәлелеге кими, аннан соңгы нәтиҗәсе арта. Теләсә кайсы очракта яшел ашламалар туфракның уңдырышлылыгын һәм уңышны арттырырга ярдәм итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы химияләштерү фәнни-тикшеренү һәм проектлау-технология институтының Идел-Вятка филиалы, Республика химияләштерү станциясе тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы өчен иң нәтиҗәле сидераль культуралар билгеләнә: донник, май бирә торган торма, рапс. Бу культуралар вак орлыклы, аларның үрчү коэффициенты югары, бу орлыкчылыкны оештыруны күпкә җиңеләйтә. Алар салкынга, корылыкка чыдам, югары экологик үзлелеккә ия, җир өстендәге массаның югары уңыш бирүен тәэмин итүгә сәләтле.

Яшел масса уңышына карап, чабып алганнан соң аны бер үк вакытта ваклап һәм басуларга таратып, сабаннар белән 14–16 см тирәнлектә (уңыш югары булганда) яисә ике тапкыр як-яктан тырмалап, авыр тәлинкәле БДТ-7, ГД-7 тырмалары белән 10–12 см тирәнлеккә күмәләр (уңыш аз булганда). Сидератларны чабып алуны һәм күмүне июльнең беренче декадасыннан соңга калмыйча төгәллиләр.

Әдәбият

Шакиров Р.С. Земное плодородие. Казань, 1989; 

Довбан К.И. Зелёное удобрение. Москва, 1990; 

Система ведения отраслей агропромышленного комплекса Республики Татарстан. Казань, 1992.

Автор – А.А.Җиһаншин