- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1991), профессор (1995), РАЕН академигы
1948 елның 4 маенда Горький өлкәсенең Ардатов районы Нуча авылында туа.
1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФА Казан филиалының Органик һәм физик химия институтында эшли.
1980–1994 елларда Казан университетында, органик кушылмалар биотрансформациясе фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыручы һәм аның җитәкчесе (1985 елдан), биохимия кафедрасы мөдире (1993 елдан). 1994–2004 елларда Ульяновск университетында, фармакология, биохимия һәм химия кафедрасы мөдире (2000 елга кадәр).
2005 елдан Россия химия-технология университетының (Мәскәү) биомедицина препаратлары химиясе һәм технологиясе кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясенә карый.
Офицеров элементорганик кушылмалар синтезына һәм аларның реакциягә сәләтен тикшерүгә, кабаттан яңартылулы үсемлек чималы химиясенә һәм технологиясенә зур өлеш кертә. Кремнийорганик кушылмалар метаболизмын һәм биоген кремнезёмның табигатьтә әйләнешен өйрәнә. Авыл хуҗалыгы һәм күп кенә сәнәгать предприятиеләренең органик калдыкларын (чистарту корылмалары ләме, хромлы калдыклар, куллану вакыты чыккан пестицидлар, сыра кайнату берләшмәләре калдыклары) органик «биогумус» ашламасы итеп кабаттан эшкәртү технологиясе схемаларын эшли.
Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.
Реакции некоторых фосфорилированных триалкилфосфитов с нитрилом бензоилмуравьиной кислоты // Журн. органич. химии. 1982. Т. 52, № 12 (автордаш);
Углеводы амаранта и их практическое использование. Ульяновск, 2001 (автордаш).
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.