Биографиясе

1926 елның 8 апреле, Кемерово өлкәсе, Юрга районы Сарсаз авылы – 2022 елның 13 апреле, Казан.

Татар театр техникумын (1949) һәм Казан педагогия институтын (1963) тәмамлый.

1949–1951 елларда Татар академия театрында актриса. Төп рольләре: Айсылу («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Маша («Яшьлек белән очрашу», А.Н.Арбузов).

1951–1963 елларда Казан шәһәре мәктәпләрендә рус теле укыта.

1963–1982 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында диктор; тыңлаучыларда зур кызыксыну уята торган фәнни һәм иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган, шул исәптән музыкаль һәм балалар өчен тапшырулар алып бара.

1982–1996 елларда Татарстан Мәгариф хезмәткәрләре йортында сәнгать җитәкчесе.

1975–2004 елларда Татарстан радиосында шулай ук тыңлаучыларда зур популярлык казанган, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрсәтүче, күренекле татар галимнәре әзерләгән «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып бара.

Хезмәтләре

Илаһи көч // Тыңлагыз, Казан сөйли! – Слушайте, говорит Казань!. Казан, 1998.

Әдәбият

Галимуллин Ф. Озын, матур булсын бу гомер // Сөембикә. 1996. № 5.