Тарихы

Россия Сенаты губерна һәм өяз земство учреждениеләре һәм алар өчен земство бурычлары, халык өчен билгеләнгән азык-төлек һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтү эшләре буенча вакытлы кагыйдәләр турындагы нигезләмәне раслый.

Нигезләмә 33 губернада, шул исәптән Казан губернасында гамәлгә кертелә.

Земство органнары тарафыннан хезмәт күрсәтүне, халыкның керем дәрәҗәсе һәм социаль хәленә бәйсез рәвештә, теге яки бу ярдәмне алуны һәркемнең хәленнән килерлек итеп оештыру программасы булдырыла.

Земство медицинасы земство акчасына көн күрә, авыл җирендә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең участок формасы санитария-гигиена эшләрен оештыру белән бергә бара.

Земство медицинасы гамәлгә кертелгәнче, 220 мең кеше яшәгән Казан өязендә медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле дәвалау һәм профилактика чаралары булмый.

Медицина ярдәме хәрби госпиталь, медицина участоклары, чәчәк авыруына каршы прививка ясаучылар, кендек әбиләре, халык табибләре тарафыннан күрсәтелә.

Казанда беренче дәвалау пункты 1800 елда ачыла, 1809 елда хәрби госпиталь эшли башлый; Казан шәһәр хастаханәсе (1807 ел), Болгар (1837 ел), Чистай (1844 ел) шәһәрләрендә хастаханәләр, Казан университетының «Иске клиника»сы (1840 ел), Казанда Александр хастаханәсе (1860 ел) ачыла.

Алар өчен кадрларны 1837 елда ачылган фельдшерлар мәктәбе һәм ике теш дәвалау мәктәбе әзерли.

Оештыру эше

Иҗтимагый ярдәм учреждениеләре шулай ук чәчәккә каршы прививкалар ясауны оештыру белән дә шөгыльләнергә тиеш була.

Хөкүмәт земстволарга кыйммәтле кәгазьләр рәвешендә губерна капиталы (1862 елның 1 июль Указы) һәм 5 млн сум өстәмә акча бирә, әлеге акчалар кагылгысыз фонд булып исәпләнә; алардан алынган процентлар хәйрия өчен һәм картлар йортларын карауга тотыла.

Земстволар хастаханә, даруханә, поликлиникалар тотуга, дару, инвентарь, җиһазлар алуга, медицина буенча китаплар яздырып алуга һәм социаль кирәк-яракка акча бүлеп бирә.

Земствоның өязләрдәге төп эше гамәлдәге медицина учреждениеләрен үз карамагына алудан башлана (1866 ел).

Иске биналар яңартып корыла, яңа өяз участок хастаханәләре төзелә, фельдшерлык пунктлары, санитария хезмәтләре һәм башкалар булдырыла, медицина хезмәткәрләренә хастаханә карамагында коммуналь хезмәтләр күрсәтелүче фатирлар бирелә.

Земство медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү турында кайгырта, земство табибларына матди ярдәм билгели, уңайлы торак шартлары булдыруны контрольдә тота, табибларны транспорт чаралары белән тәэмин итә.

Хастаханәләр

Казанда Губерна психиатрия хастаханәсе (1869 ел), Лихачёв исемендәге бала тудыру йорты (1874 ел), Адмиралтейство, Болак арты (1885, 1889 еллар), Балалар (1899 ел) һәм Шамов (1910 ел) хастаханәләре сафка баса, алар Казан университетының клиника базалары булып та хезмәт итә.

XIX йөз ахырына авылларга табиблар килү сизелерлек арта.

Земство медицинасының структур берәмлеге булып табиблык участогы санала.

Хастаханәләрнең күп өлеше өяз үзәкләрендә (Алабуга, Лаеш, Чистай, Минзәлә) һәм авылларда (Чаллы, Богоявленский-Горки, Иске Чишмә, Кәкрекүл, Изгар, Петропавловка) ачыла; алар шәхси яки арендага алынган йортларда урнаша.

Өяз хастаханәләрендә табиблар – хастаханә мөдирләре булмый. Авыруларны өяз яки шәһәр табиблары күзәтеп-дәвалап тора, кайбер хастаханәләр хәтта фельдшерларсыз эшли. Авырулар өчен тиешле шартлар бары тик Чистай шәһәрендә 1814 елда сәүдәгәр Колпаков тарафыннан төзелгән хастаханәдә (20 урынлы) генә тудырылган була; әлеге хастаханәнең 100 урынга исәпләнгән икенче бинасын сәүдәгәр Челышев төзетә.

Ә 1876 елда Зөя шәһәрендә үзәктән җылытыла торган, вентиляция системасы куелган һәм суүткәргеч кертелгән, бәдрәф, кухня, кер юу бүлмәләре, даруханәсе, складлары һәм төрбәләре булган 10 урынлы хастаханә (Санкт-Петербургтагы Рождественский хастаханәсе тибында) төзелә. Өяздә 3 дәвалау участогы (Зөя шәһәрендә, Фёдоровка һәм Тәмте авылларында) оештырыла. 1900 елга үз биналарында – Арча шәһәрендә (24 урынлы), Ключи һәм Семиозёрка авылларында (10 урынлы), арендага алынган биналарда – Чыпчык һәм Хәтнә авылларында (10 ар урынлы) хастаханәләр эшли. Питрәч, Усад, Алат, Олы Мәңгәр, Балтач, Мәмдәл авылларында Казан дәвалау участогы контрольлегендә фельдшерлык пунктлары хезмәт күрсәтә. Лаеш өязендә өяз (Лаеш ш.) һәм участок (Балык Бистәсе, Рус Кызылы, Пановка авыллары) хастаханәләре, 4 дәвалау участогы һәм фельдшерлык-акушерлык пункты эшли.

1909 елда Мамадыш өязендә 7 табиб эшли; Мамадыш шәһәрендә, Кукмара посёлогында яңа хастаханәләр сафка бастырыла; Чүриле, Нырты авылларында авыруларны кабул итү бүлекләре булган дәвалау участоклары эшли.

Спас өязендә 25 урынлы өяз хастаханәсе хезмәт күрсәтә; Полянка, Сихтерма, Спас Затоны авылларында хастаханәләр һәм табиблык участоклары ачыла. Тәтештә агачтан 2 катлы хастаханә төзелә (25 урынлы): Яльчик, Богородское, Шонгаты, Васильево авылларында стационар табиблык участоклары (15 урынга исәпләнгән) ачыла.

XX йөз башында Казан губернасында 52 хастаханә һәм табиблык участогы (1630 урын) хезмәт күрсәтә.

Медицина хезмәткәрләре

Казан университетының медицина факультетын тәмамлап чыккан табиблар шешләрне, катаракталарны дәвалау, төрле ампутацияләр һәм башка катлаулы операцияләр ясыйлар. Иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәү, тиешле белгечләр булмаганлыктан, табибләргә һәм полиция городовойларына йөкләнә.

Вакытлы матбугат югары квалификацияле белгечләр: земство табиблары – акушер-гинеколог Н.В.Кедрова, хирург А.М.Боголюбов һәм башкалар эшчәнлеген яктырта.

1863 елда Казан табиблар җәмгыяте (рәисе А.В.Петров) оештырыла.

1880 елдан «Врач» журналы нәшер ителә башлый. Табиблар җәмгыяте каршында санитария тикшерүләре, ветеринария күзәтүе, чәчәккә каршы прививкалар ясау һәм халыкны физик тәрбияләү белән шөгыльләнүче санитария комиссиясе оештырыла.

Гигиена программалары төзү, санитария статистикасы мәгълүматлары җыюда шәһәр думасы әгъзалары профессорлар Н.А.Виноградов, А.И.Козлов, Н.И.Котовщиков, А.В.Петров, А.И.Якобий катнаша.

Медицина хезмәткәрләре хезмәтенә яхшы түләнә.

1880 елларда табиб ел саен 1800 сум акча ала, 1912 елда хезмәт хакына эшләгән һәр 3 ел саен 300 әр сум өстәп түләнә башлый.

Фельдшер ставкасы – елына 300-500 сум, провизорныкы 1300 сумга кадәр җитә. 1872 елда Казанда табигать фәннәре белгечләренең 4 нче съезды уза, анда җәмәгать гигиенасы мәсьәләләре тикшерелә.

1885 елдан әлеге съездлар Пирогов съездлары дип йөртелә башлый.

1920 елда Земство медицинасы гамәлдән чыгарыла.

Йомгак

Авылларда земство тарафыннан оештырылган медицина ярдәме медицина фәне үсешенә зур йогынты ясый һәм медицина өлкәсендә профилактика юнәлешенең алга китүенә этәргеч була.

Земство медицинасының профилактика юнәлеше, медицина ярдәме күрсәтүдәге участоклар принцибы, санитар-гигиена хезмәте элементлары, төрле конференцияләр, съездлар уздыру Совет чорында да саклана.

Әдәбият

Ермаков В.В. Крестьянство Восточного Закамья. Набережные Челны. 2000.

Автор – Г.Г.Павлухин