Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында, кайбер мәгълүматларга караганда, Урманасты Шонталысы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая по речке Новая Шентала исеме белән дә билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре һәм кантончылар катлавына керә. Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда беренче мәчет XVIII йөзнең беренче яртысында төзелә (1743 елда җимерелә). Шул вакытта халкы христианлык кабул итә. 1861–1905 елларда имам Х.Яһудин эшчәнлеге нәтиҗәсендә авылның 300 кешесе кире исламга кайта.

1867 елда мәчет яңадан ачыла. 1902–1906 елларда аның урынында яңа мәчет төзиләр (1937 елдан эшләми, 1939 елда ябыла, 1940 елда бинасы мәктәпкә тапшырыла, 1953 елда манарасы киселә, 1960 елда тулысынча сүтелә). 1910 елда махсус төзелгән йортта мәдрәсә урнаша.

ХХ йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1312 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Кыр Шонталысы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Болгар» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Х.Хисамиев), 1930–2005 елларда Вахитов исемендәге колхоз.

1960 еллардан алдынгы хуҗалык, берничә тапкыр Советлар Союзы коммунистлар партиясе Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, Бөтенсоюз профессиональ союзлар үзәк советы, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы мактау грамоталары, СССР һәм ТАССР авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дипломнары белән бүләкләнә, 1970 елда «Югары игенчелек культурасы хуҗалыгы» исеменә лаек була. Өч колхоз хезмәтчәне – Ленин ордены, берсе – Октябрь Революциясе, сигезе –Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Авыл үсешенә хуҗалык җитәкчеләре Н.А.Әхмәтов (1961–1976 елларда), Н.В.Кыямов (1977–2002 елларда) зур өлеш кертә (мәктәп һәм балалар бакчасы төзелә, газүткәргеч һәм асфальт юл салына).

Халкы күбесенчә «Сөт Иле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп өчен ике катлы бина төзелә, 1929 елда –крәстиян яшьләре, 1949 елда – җидееллык, 1962 елда – урта (1979 елдан яңа типик бинада урнаша), 2015 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Озак еллар мәктәп директоры булып Г.Х.Миңнеханов эшли (1971–1996 елларда).

1960 елда клуб төзелә.

Авылда мәктәп (2006 елдан аның каршында төбәк тарихы музее эшли), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1996 елда –беренче мәчет, 2012 елда икенче – «Хәмзә» мәчете ачыла.

Авылда мәчетнең имамы Хуҗахан Яһудинның (1861 елда имам итеп билгеләнә, 44 ел хезмәт итә) XIX йөз кирпеч йорты сакланган. Бинада авыл җирлеге хакимияте урнаша.

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 6 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

З.К.Әхмәтҗанов (1939 елда туган) – ТАССРның атказанган механизаторы, 1975–2001 елларда «Разумовский» совхозы, «Олы Тигәнәле» авыл хуҗалыгы кооперативы директоры;

Ф.Г.Миңнеханов (1956 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты;

Н.В.Сафин (1946 елда туган) – Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры актеры, ТРның халык һәм РФнең атказанган артисты;

М.Ш.Хөсәенов (1945–2013) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, зоотехник, биология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Г.Г.Шәмсетдинов (1946 елда туган) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, «Ватаным Татарстан» газетасы, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире.

Халык саны

1782 елда – 78 ир заты;
1859 елда – 558,
1897 елда – 915,
1908 елда – 1103,
1920 елда – 1146,
1926 елда – 1123,
1938 елда – 1184,
1949 елда – 743,
1958 елда – 912,
1970 елда – 1011,
1979 елда – 880,
1989 елад – 676,
2002 елда – 701,
2010 елда – 598,
2015 елда – 614 кеше (татарлар).