Биографиясе

1905 елның 22 феврале, Санкт-Петербург –  1972 елның 25 ноябре, Мәскәү.

1 нче Мәскәү университетын тәмамлый (1925).

1925–1929 елларда Совет төзелеше институты хезмәткәре (Мәскәү).

1929–1932 елларда Төньяк-Кавказ коммунистлар институтында, педагогия институтында,  Тау фәнни-тикшеренү институтында (Дондагы Ростов шәһәре), 1935–1946 елларда – Мәскәү өлкә педагогия институтында, 1937–1941 елларда  Мәскәү  тарих, философия һәм әдәбият институтында укыта.

1941 елның октябрендә Казанга эвакуацияләнә. 1941–1942 елларда Казан университетының тарих кафедрасы мөдире. "Красная Татария" газетасында мәкаләләрен бастыра. 

1942–1943 елларда Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә яши.

1943 елдан Мәскәү университеты профессоры; берүк вакытта, 1946–1962 елларда, КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе профессоры, 1957–1966 елларда – СССР ФА нең Тарих институтында, 1968 елдан СССР ФА нең Гомуми тарих институтында сектор мөдире.

Хезмәтләре Франциядәге халык хәрәкәте тарихына, XVII йөздәге халыкара мөнәсәбәтләр тарихына, социаль психологиягә, сәяси икътисадка, этнографиягә, антропологиягә карый. СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1950).

Хезмәтләре

Народные восстания во Франции перед Фрондой (1623–1648). М.–Л., 1948;

Очерк политической экономии феодализма. М., 1956; Феодализм и народные массы. М., 1964;

Социальная психология и история. М., 1966;

О начале человеческой истории. М., 1974.

Әдәбият

История и историки: Историография всеобщей истории. М., 1966.

Автор – Е.Б.Долгов