Эчтәлек

ТМР күренешен ачкан һәм аңлаткан (1946) өчен Америка галимнәре Э.М.Пёрселл һәм Ф.Блохка Нобель премиясе бирелә (1952).

ТМР алымы матдәнең фәзаи структурасын һәм электрон төзелешен өйрәнүдә кулланыла, аның нигезендә: а) ТМР сызыгы киңәюгә китерә торган — төш моментлары арасында (спин-спин релаксация); б) ТМР сызыгы авышуга (химик авышу) китерә торган — төшләр белән молекуладагы электроннар арасында ; в) резонанслы ешлыкларның авышуына (Найт авышуы) китерә торган — үткәрүчәнлек электроннары белән төш моментлары арасындагы үзара тәэсир итешүләр ята. ТМР алымы химиядә, физика, геология, биол., медицинада, материаллар белемендә кулланыла. 20 йөзнең 2 нче яртысында диагностика максатларында кулланыла торган ТМР-томография киң тарала.

Казанда ТМР ысулы фәннәрнең нәорганик химия (Б.М.Козырев, А.И.Ривкинд, К.Ә.Вәлиев, А.А.Попель, Р.К.Мәҗитов һ.б.); органик химия (Й.Ю.Сәмитов, Ә.В.Ильясов, А.В.Аганов, В.В.Клочков һ.б.); каты җисем физикасы (Р.Ә.Даутов, В.Д.Корепанов һ.б.), полимерлар (А.И.Маклаков, В.Д.Скирда, Н.Ф.Фәткуллин һ.б.), Ван-Флек парамагнетиклары һәм сыек гелий-3 (М.А.Теплов, М.С.Таһиров һ.б.); биология (Н.А.Мальцев, В.Д.Федотов, А.В.Анисимов һ.б.); медицина (Ә.В.Ильясов, В.Д.Скирда, Я.В.Фәттахов һ.б.); минералогия (В.М.Винокуров һ.б.) кебек өлкәләрендә кулланыла. ТМР алымы кулланылган хезмәтләре өчен Казан галимнәре күп тапкырлар ТРның Дәүләт бүләкләренә лаек була.

Шулай ук кара Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбе.

Әдәбият      

Эрнст Р., Боденхаузен Дж., Вокаун А. ЯМР в одном и двух измерениях. М., 1990; 

Purcell E.M., Torrey H.C., Pound R.V. Reso­nance Absorption by Nuclear Magnetic Moments in a Solid // Phys. Rev. 1946. V.69, № 1–2; 

Bloch F., Hansen W.W., Packard M. Nuclear Induction // Phys. Rev. 1946. V.69, № 3–4.

Авторлары — А.В.Егоров, М.С.Таһиров