300 дән артык төре билгеле, тропик, субтропик, сирәк кенә уртача поясларда таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – көрән җир миндале (C. fuscus) үсә. Ара-тирә барлык районнарда да очрый. Дымлы болыннарда, елга, буа, күл буйларында үсә.

5-30 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Тамыр системасы чуксыман. Сабаклары өч кырлы, бәйләмдә. Яфрак кырыйлары кытыршы, кыяксыман тар, сабагының түбәнге өлешендә урнашкан. Башакчыклары күп чәчәкле, кыска, чатырсыман чәчәк төркемендә урнашкан. Җимеше – чикләвекчек. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә.