Биографиясе

1935 елның 23 мае, Төмән өлкәсенең Тубыл районы Чебурга (Күкрәнде) авылы – 2007 елның 16 октябре, Казан.

Төмән педагогия институтын тәмамлый (1959). 1964 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1997 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре.

Бер үк вакытта 1992 елдан Казан консерваториясендә татар фольклоры шигърияте курсларын укыта, доцент.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре татар халык авыз иҗаты жанрларын (эпос, дастан, бәет), шулай ук Себер татарларының фольклорын өйрәнүгә карый. Татар фольклорының күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасын төзүчеләрнең берсе.

«Бакый Урманченың рухи дөньясы» (2005, татар, рус һәм инглиз телендә), «Баки Урманче и татарская культура» (2005, татар һәм рус телләрендә) китапларының автор-төзүчесе.

Бүләкләре

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1989).

Хезмәтләре

Татар эпосы: бәетләр= Татарский эпос: баиты. Казан, 2005 (соавт.).

Габдулла Тукай в творчестве Баки Урманче= Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай: Альбом. Казан, 2007.

Әдәбият

Шәйдуллина Н. Сагыну // Сөембикә. 1995. № 5.