100 гә якын төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар.

Калканлы көя үләне (P. corymbosum) сирәк кенә барлык районнарда очрый, аланнарда, коры урман буйларында, куаклар арасында үсә.

Кызлар көя үләне (P. parthenium) өй яны бакчаларында үстерелә, кайвакыт кыргыйлаша.

20-120 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырчасы калынайган. Сабаклары туры. Яфраклары азрак теленмә. Чәчәк төркемнәре берле яки калкансыман кәрзингә җыелган. Кәрзиндәге кырый чәчәкләре көпшәле, җимшәнле, ак, диск чәчәкләре көпшәле, ике җенесле, сары. Җимеше – озынча, ачык көрән төстәге орлыкча. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. 

Калканлы көя үләне