Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 820 тирәсе.

Болан каган нәселеннән. Тәхеткә әтисе үлгәннән соң килә. Үз хакимиятен көчәйтүгә, илнең чын җитәкчесе булган каганбәк йогынтысын көчсезләндерүгә ирешә.

799–809 еллар тирәсендә яһүдилекне дәүләт дине дип игълан итә. Якын Көнчыгыш илләреннән шул динне өйрәтүче яһүдләрне чакыртып ала, синагогалар төзетә. Болар мәҗүсилекне кайтарырга теләүче аксөякләрнең баш күтәрүенә (кабарлар хәрәкәте) китерә. Бу вакыйгалар нәтиҗәсендә (810–820 тирәсе) Хәзәр иленең үзәк өлкәләренә зыян салына, шул исәптән Дон буендагы шактый ныгытмалар җимерелә.

Кабарлар кузгалышын бастырганда Обадия каган һәм аның уллары һәлак була.

Әдәбият  

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962.                             

Автор — И.Л.Измайлов