Биографиясе

1851 ел, Түбән Новгород губернасы — ?, Мәскәү.

1875 елда Санкт-Петербургта Медицина-хирургия академиясен тәмамлый.

1875–1876 елларда Клиник хәрби госпитальдә табиб.

1877 елдан Медицина-хирургия академиясендә (профессор Н.Ф.Склифосовский җитәкчелегендә).

1878 елдан баронет Виллисның Михайловскоедагы клиник хастаханәсендә ассистент.

1877–1878 елларда рус-төрек сугышында катнаша.

1880 елда Александр яралылар комитетында, бер үк вакытта Мәскәү уку-укыту округы попечителе һәм Мәскәү университетының хирургия факультеты клиникасында.

1861 елдан Мәскәү Император тәрбия йортында, бер үк вакытта приват доцент, балалар хастаханәсенең штаб-консультанты; 1883 елдан округ хастаханәсе мөдире, өлкән табиб.

1885 елдан Мәскәү университетының госпиталь хирургиясе кафедрасында. 1894 елдан Казан университетында ординар профессор, факультет хирургиясе кафедрасы мөдире.

1893–1896 елларда Мәскәүдә хосусый хирургия хастаханәсенең ирекле табибе һәм хуҗасы.

Хезмәтләре бүсер чыгуның төрләрен (кендек, касык, корсак һ.б. бүсерләр) тикшерүнең объектив ысулларына һәм хирургик дәвалауга карый.

3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Центральные саркомы костей в клиническом и патолого-анатомическом отношениях. СПб., 1879;

Ущемлённые грыжи: Методика хирургического лечения их // Хирург. летопись. 1893. № 2;

Курс хирургической патологии и терапии для врачей и студентов: В 4 вып. М., 1886–90.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.