Биографиясе

1907 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Исәнгол авылы, хәзерге Мөслим районы —  1940 елның 8 марты, Ленинград өлкәсенең Выборг районы Кондратьево поселогында җирләнә.

Татар Бүләре авылында дүрт сыйныфлы мәктәпне тәмамлый (1926). 1929 елда Кызыл Армиягә алынганчы колхозда эшли.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1938).

Совет-фин сугышында (1939-1940) катнаша, 330 нчы укчы полкның рота командиры (7 нче армиянең 86 нчы укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында дошманның Виипуридагы ныгытмасын штурмлауда катнаша.

Виипури шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Скиппари авылы янында совет гаскәрләре камалышка эләгә. Сугыш барышында Г.В.Вәзетдинов, пулемёттан атып, финнарның 2 пулемёт ноктасын бастыра, куелган сугышчан бурычның үтәлешенә ярдәм итә. 

Штурм вакытында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Вәзетдинов бюстлары Алабуга шәһәренең Хәтер мәйданында, Мөслим авылындагы Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы территориясендә һәм туган авылында, мемориаль такта ул укыган урта мәктәп бинасында урнаштырыла.

Алабуга шәһәрендә, Мөслим һәм Исансуп авылларында аның исеме белән урамнар атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1; Т

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 939, 941, 952;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 31.