Биографиясе

1839 елның 12 июле, Вятка губернасы, Слобода өязе Коса авылы – 1915 елның 30 сентябре, Казан шәһәре.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1864), шунда ук эшли, 1869–1911 елларда дин хокукы кафедрасы профессоры, 1882–1886 елларда ректор ярдәмчесе. Бер үк вакытта 1885 елдан Казан университетында профессор.

1881 һәм 1909 елларда Бердников руханилар академияләренең яңа уставларын төзүдә катнаша, 1907–1909 елларда чиркәү реформасын әзерләүгә зур өлеш кертә.

Хезмәтләре дин-чиркәү хокукы тарихына, җәмгыятьтә чиркәүнең тоткан урынын өйрәнүгә карый. Дин-чиркәү хокукы дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Государственное положение религии в Римско-Византийской империи. Казань, 1888.

Краткий курс церковного права православной греко-российской церкви. Казань, 1888.

Основные начала церковного права православной церкви. Казань, 1902.

Әдәбият

Юбилейное торжество в академии в день пятидесятилетия деятельности И.С.Бердникова // Православный собеседник. 1915. Часть 1.

Лапин П. Илья Степанович Бердников. Некролог // Православный собеседник. 1915. Часть 3.

Красножен М. Профессор И.С.Бердников // Византийское обозрение. Львов, 1917.

Михайлов А.Ю. «Канонист с горением Илииным…»: жизненный и творческий путь Ильи Степановича Бердникова (1839 – 1915). Казань, 2021.