Рус булмаган халыкларны, аеруча Урта Идел буе халыкларын христианлаштыру барышын көчәйтү максатыннан кабул ителә.

Православиегә күчкән башка дин вәкилләре фәрман нигезендә 3 елга барлык дәүләт салым һәм җыемнарыннан азат ителә. Казан митрополитына яңа чукынганнарны бүләкләү, чиркәүләр төзү һәм аларны тиешенчә җиһазлау өчен ел саен 1000 сум акча бүлеп бирү карала.

XVIII йөздә — XIX йөзнең 1 нче яртысында Россиядә ныгып урнашкан православиедәге рус булмаган халыкларга дәүләт ярдәме системасында төп закон актын тәшкил итә, берничә тапкыр нәшер ителә, Россия законнар белән эш итү практикасында актив файдаланыла.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 6. № 3637.

Әдәбият

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в Российском законодательстве второй половины XVI–XVIII вв. К., 2002.

Автор — А.И.Ногманов