Биографиясе

1914 елның 2 гыйнвары, Казан шәһәре – 2008 елның 15 феврале, шунда ук.

Россия география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1985). Казан музыка техникумын (1935), Казан университетының география факультетын (1940) тәмамлый. Н.И.Воробьев шәкерте.

Университетта уку елларында Бусыгин ТАССР Халык комиссарлары советы карамагындагы Татарстан Республикасы радиофикация һәм радиотапшырулар комитеты оркестрында, Татар академия театрында, Татар опера һәм балет театрында скрипкачы булып эшли.

1940 елда Кызыл Армиягә алына. Бөек Ватан сугышында – политрук урынбасары, 26 нчы укчы дивизия составында сугышларда катнаша, 1942 елда яраланганнан соң фронт җыр һәм бию ансамбленә җибәрелә.

1945 елдан Казан университетында: 1988–1994 елларда этнография һәм археология кафедрасы мөдире (1960–1961 елларда Вьетнамда Ханой университетында укыта).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буендагы рус этнографиясенә һәм милләтара мөнәсәбәтләргә карый.

Идел буе халыклары этнографиясенә нисбәтле уку әсбаплары, «Гомуми этнография» китабы (Ханой, 1961, вьетнам телендә) авторы.

Бүләкләре

Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дуслык, Вьетнамның «Дуслык» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Русское население Чувашской АССР: Материальная культура. Чебоксары, 1961.

Русское сельское население Среднего Поволжья. Казань, 1966.

Среднее Поволжье и Приуралье // Крестьянская одежда Европейской России. М., 1971.

Общественный и семейный быт русского сельского населения Среднего Поволжья. Казань, 1973.

Русская сельская семья Чувашской АССР. Казань, 1980.

Этнография народов Среднего Поволжья: Учебное пособие. Казань, 1984 (автордаш).

Русские в многонациональном Поволжье // Язык и национализм в постсоветских республиках. М., 1994.

История географии. Казань, 1998.

Основы этнологии: Курс лекций для студентов исторических факультетов. Казань, 2001.

Әдәбият

Список основных работ доктора исторических наук, профессора Е.П.Бусыгина (к 70-летию со дня рождения) // Советская этнография. 1985. № 5.

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Библиографический словарь. Казань, 1999.