Биографиясе

1797 ел, Смоленск губернасы – 1868 елның 29 мае.

Дворяннар нәселеннән.

Баш педагогика институтын (Санкт-Петербург, 1819) тәмамлый.

1821–1823 елларда Петербург университеты каршындагы Петербург губерна гимназиясендә һәм Затлы нәселләр пансионында өлкән укытучы.

1823–1845 елларда Казан университетында: хокук (1837 елга кадәр), дәүләт төзеклеге һәм әхлагы законнары (1837 елдан) кафедралары экстраординар профессоры (1824 елга кадәр), 1824 елдан ординар профессор, бер үк вакытта, 1823–1825 елларда, китапханәче, 1829–1837 елларда әхлакый-сәяси бүлек деканы, 1837 елдан юридик факультет деканы.

Тарихи хокук мәктәбе карашларын яклый. Казан уку-укыту округы попечителе М.Л.Магницкий тарафдары.

1823 елда «Университетта юридик фәннәр укыту конспектлары»н («Конспект университетских юридических преподаваний») тәкъдим итә, биредә ул Рим хокукын дини һәм дөньяви хокук дуализмы хас Византия хокукы белән алыштырырга омтыла.

1830 елларда университетта мәгариф реформасы белән бәйле эш алып бара (фәндәге әхлакый-сәяси бүлекләрне юридик бүлекләр белән алыштыра). Россия почтасы тарихы буенча хезмәтләр, «Философия укыту буенча конспект» («Конспект философских преподаваний», 1827) авторы.

Хезмәтләре

Исторический взгляд на почтовое управление в России. Казань, 1840.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–2004). Казань, 1904. Ч. 2.

Емельянова И.А. Юридический факультет Казанского государственного университета. 1805–1917 год: Очерки, Казань, 1998.

Автор – Е.Б.Долгов