Эчтәлек

Бу очракта сүз яки аның формасы бер сүз төркеменнән икенчесенә үзгәрешсез күчә. Конверсия — герман, роман, төрки һ.б. телләргә хас күренеш. Татар телендә конверсия юлы белән исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, теркәгечләр, кисәкчәләр, ымлыклар, бәйлекләр ясала. Башка сүз төркеменә күчкән сүзләр тулысынча шул сүз төркеменең лексик-грамматик үзенчәлекләрен алалар. Мәсәлән, башка сүз төркемнәреннән исемгә күчкән сүзләр исем сүз төркеме парадигмасын кабул итәләр, ягъни килеш, сан, тартым һәм хәбәрлек белән төрләнә башлыйлар; семантик яктан алар грамматик мәгънәдәге предметны (затны) белдерәләр: кара (төс) — кара (язу карасы); карт (яшь үзенчәлеге) — карт (олы яшьтәге кеше); буяу (эш-хәрәкәт) — буяу (эш-хәрәкәтне башкару өчен кирәк булган әйбер).

Әдәбият

Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы. К., 2006;

Ганиев Ф.Ә. Конверсия в татарском языке. К., 1985.

Автор — Ф.Ә.Ганиев