Эчтәлек

1899 елда археолог В.А.Городцов тарафыннан аерып чыгарыла.

Атамасы Спасск-Рязанский каласы янындагы Городец авылына бәйле рәвештә бирелә (хәзер Рязань өлкәсе).

Городец культурасы истәлекләрен төрле елларда археологлар һәм тарихчылар А.П.Смирнов, Н.В.Трубникова, В.Г.Миронов, В.И.Ледяйкин һәм башкалар тикшерә.

Городец культурасы формалашуда соңгы бронза гасырда Идел елгасының уңъяк ярларында яшәгән кабиләләр, Ананьино культурасының көнбатыш төркеме вәкилләре катнаша. Урта Идел буендагы фин-угор кабиләләренең ерак бабалары калдырган дип фараз ителә.

Городец культурасы халкы терлекчелек, игенчелек, балык тоту, аучылык белән көн күргән; алар тимер эретү һәм бронза кою белән дә шөгыльләнгән.

Городец культурасы кабиләләре зур булмаган ыруг торулыкларында яшәгән, торулыклар рәт-рәт урлар белән әйләндереп алынган. Тораклар землянка, ярымземлянка рәвешендә булган, анда корбан чалу урыннары, көнкүреш кирәк-яраклары табыла.

Чүлмәк савыт-сабага челтәр сыман бизәк төшерелгән. Табылдыкларга нигезләнеп, Городец культурасының җирле вариантлары да аерып чыгарыла: Рязань, Саратов һәм башка төбәкләр.

Кайбер галимнәр (А.П.Смирнов, В.Ф.Генинг, П.Н.Старостин һәм башкалар) фикеренчә, III-VII йөзләрдә Иделнең сул ярындагы җирләргә күчкән Городец культурасы вәкилләре Азелино культурасы формалашуда катнаша.

Татарстанда Городец культурасы истәлекләре Югары Ослан районының Карамышиха, Апас районының Урта Балтай һәм Урта Биябаш авылларында һәм башка урыннарда табыла.

Әдәбият

Смирнов А.П., Трубникова Н.В. Городецкая культура // Свод археологических памятников. М., 1965. Вып. 1–14;

Миронов В.Г. Памятники городецкой культуры и проблема её локальных вариантов: Автореф. дис. ... М., 1976.

Автор – П.Н.Старостин