Биографиясе

1927 елның 24 марты, БАССРның Илеш районы Череккүл авылы – 2006 елның 5 марты, Мәскәү шәһәре.

Кызыл Армиянең Ленинград хәрби-һава академиясен (1952 ел), профессор Н.Е.Жуковский исемендәге хәрби-һава инженерлары академиясен (Мәскәү, 1957 ел) тәмамлый.

1945–1949 елларда Кавказ арты хәрби округында: Югары командованиенең Резерв 9 нчы гвардлия артиллерия бригадасының 136 нчы округ запастагы укчы полкында өлкән писарь, Югары командование Резерв артиллериясенең 10 нчы гвардия артиллерия дивизиясендә яшерен часть идарәсе башлыгы.

1950–1951 елларда СССР Хәрби-Һава Көчләре Баш командованиесенең Тәҗрибә һәм авиация техникасын серияләп төзү һәм хәрби кабул итү идарәсе органында Авиация техникасы комитеты рәис-адъютанты.

1957–1959 елларда Идел буе хәрби округында СССР Хәрби-Һава Көчләре фәнни-тикшеренү институтының Авиация коралларын сынау идарәсендә: баллистик сынаулар буенча әйдәп баручы инженер ярдәмчесе, авиаснарядлар баллистикасы буенча әйдәп баручы инженер.

1959–2006 елларда Н.Е.Жуковский исемендәге хәрби-һава инженерлары академиясендә, 1974–1990 елларда ракета-артиллерия кораллары һәм сугышчан нәтиҗәлелек кафедрасы башлыгы, 1991 елдан профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Рәфыйков яңа авиация техникасын тирәнтен тикшереп куллануга кертә. Аның җитәкчелегендә академиядә яңа фәнни юнәлеш – авиация кораллары белән идарә итү системасы оештырыла.

Хезмәтләре авиация һәм космик техникаларны камилләштерүгә, ракета, авиация һәм бомбага тоту кораллары белән идарә итү системасына карый.

Бүләкләре

Механика буенча СССР Министрлар Советы Дәүләт бүләге лауреаты (1990 ел). 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Авиационное артиллерийское вооружение. М., 1976.

Системы управления бомбардировочным и ракетным вооружением. М., 1978 (автордаш).

Ракетно-бомбардировочные установки и системы управления авиационным вооружением. М., 1990.

Автор – М.З. Хәбибуллин