Чын исем-фамилиясе — Мөхәммәтҗанов Шакирҗан Юныс улы.

Биографиясе

1923/24 елның 5 феврале, БАССРның Тамьян-Катай кантоны Кунакбай авылы, хәзер БРның Учалы районы, башка чыганаклар буенча — Екатеринослав шәһәре, хәзер Днепропетровск шәһәре — 1943 елның 23 яки 27 феврале, Псков өлкәсе, Локня районы Чернушки авылы, Великие Луки шәһәрендә җирләнә.

Краснохолмск хәрби-пехота училищесен (Оренбург шәһәре янында, 1942) тәмамлый.

1932 елда әнисе үлеп, гарип әтисе белән генә кала.

1934–1939 елларда Мәләкәс (хәзер Димитровград шәһәре) һәм Ивановка авылы (хәзер Ульянов өлкәсе) балалар йортында тәрбияләнә.

Куйбышев шәһәренең вагон ремонтлау заводында эшли.

1942 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында. 1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 254 нче гвардия укчы полкның укчы-автоматчысы (22 нче армиянең 56 нчы гвардия укчы дивизиясе).

1943 елның 23 яки 27 февралендә Калинин фронты гаскәрләре составында Чернушки авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Дошманның пулемёт дзоты амбразурасын гәүдәсе белән каплый һәм подразделениенең алга уңышлы хәрәкәтен тәэмин итә, һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Уфа, Ульянов, Великие Луки шәһәрләрендә Матросовка һәйкәлләр куела.

Балалар хезмәт колониясе, Уфа шәһәрендә кинотеатр, Казанда бер урам аның исемен йөртә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа югары мәктәбендә (1966), Кунакбай авылында мемориаль музей ачыла (1993).

Әдәбият       

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Т. 1;

Орёл умирает на лету. Уфа, 1966;

Насиров Р. Откуда ты, Матросов? Уфа, 1994;

Подвиги их бессмертны. Уфа, 2000;

Файзуллин А. Кем ты был, Александр Матросов? // Новая Вечёрка. 2003. 29 янв.;

Неизвестный Матросов // Восточный экспресс. 2004. 27 февраля

Автор — М.З.Хәбибуллин