Эчтәлек

Ташкичү мәчете. Татарстанның Арча районы. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1817 елда Казан сәүдәгәре Сөләйман ибне Назир акчасына төзелә.

Икенче катындагы намаз заллары анфилада стилендә планлаштырылган ике катлы, турыпочмаклы бина. Мәчет ишеге төньякта урнашкан. Көнбатыш фасадтагы ишекләр хуҗалык-склад биналарына илтә. Намаз заллары калын дивар белән бүленгән (элек анда чарлакка һәм манарага алып менүче тар баскыч булган) һәм көнбатыштан дүрт тәрәзә, көнчыгыштан өч тәрәзә белән яктыртылган. Төп намаз залының көньяк диварында шулай ук өч тәрәзә уелган. Мәчетнең штукатурланган фасадлары кырыс классицизм стилендә чишелеш тапкан.

Буй фасадлар тимпанында ярымтүгәрәк уемлы өчпочмаклы фронтон белән тәмамланган 3 тәрәзәле үзәк ризалит аерылып тора. Беренче һәм икенче катлардагы ризалитның үзәк «сукыр» тәрәзәсе заллар арасындагы калын аркылы дивар торышына туры килә. Икенче каттагы тәрәзә өсләрендәге фигуралы кронштейннарга шәкелле кәрнизләр куелган. Ике кат арасындагы һәм тәрәзә астындагы чыгынтылары белән фасадлар очындагы шәкелле кәрниз бинаның кырыс бизәлешен тулыландыра. Түбә үзәгендәге манара 1930 елда киселә.

Архитектор Р.В.Билалов проекты буенча торгызыла. Үзенең традицион күләм-планлаштыру чишелеше һәм фасадларының стилистик бизәлеше буенча Ташкичү мәчете Казандагы Иске Таш мәчет һәм 11 нче мәчеткә охшаган.

1821–1856 елларда мәчетнең имам-хатибы Баһаветдин ибне Сөбхан әл-Мәрҗани була. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә аның улы Ш.Мәрҗани башлангыч белем ала.

Әдәбият   

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова