Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Иглай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Некрасовка» колхозы оештырыла. 1956 елдан – «Красный ударник» (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1963 елдан – «Звезда» колхозлары, 1970 елдан – «Рассвет» совхозы (үзәк утары – Яңа Иглай авылы), 1995 елдан – «Рассвет» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1997 елдан – «Нурлат» агрофирмасы, 2000 елдан – «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Таң», 2010 елдан – «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2013 елдан – «Хәнәфиев Р.К.», 2019 елдан «Сатдаров Г.К.» һәм «Фәйзуллин Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәдәният йорты (2015 елдан яңа бинада), китапханә (1946 елда уку йорты буларак ачыла, авыл советы бинасында, 1951 елдан авыл советының яңа бинасында, 1966 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сандугач» җыр сөючеләр клубы (2014 елдан) эшли.

Халык саны

1926 елда – 33,
1938 елда – 355,
1949 елда – 451,
1958 елда – 404,
1970 елда – 493,
1979 елда – 454,
1989 елда – 391,
2002 елда – 444,
2010 елда – 394,
2021 елда – 316 кеше (татарлар).