Идел буе округының Федераль арбитраж суды бинасы

Казан

РФнең 1995 елның 28 апрелендә чыккан Федераль конституцион законы нигезендә оештырыла һәм 1995 елның 25 декабрендә ачыла.

Әстерхан, Волгоград, Саратов, Самара, Пенза, Ульянов өлкәләре һәм Татарстан Республикасы арбитраж судлары тарафыннан 1 нче һәм апелляция инстанцияләрендә кабул ителгән карарларның законлылыгын кассация инстанциясендә тикшерү белән шөгыльләнә.

Аның составына рәис, президиум, шулай ук гражданлык һ.б. хокук мөнәсәбәтләре аркасында туган бәхәсләрне тикшерү; административ хокук мөнәсәбәтләре аркасында туган бәхәсләрне тикшерү буенча суд коллегияләре керә.

 Судьялар РФ Президенты тарафыннан РФнең Югары арбитраж суды рәисенең тәкъдиме буенча билгеләнә, Идел буе округының федераль арбитраж суды РФнең Югары арбитраж судына буйсына.

Рәисләре: Ф.Ф.Сөнгатуллин (1995-2008), Е.З.Васютин (2008 елдан).

Автор — Е.Б.Долгов