1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан. Ульяновск өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Тәтеш шәһәре.

Мәйданы — 1638,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 22828 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 34,7%, татарлар — 32,7%, чуашлар — 21,7%, мордвалар — 9,9%).

Район 75 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 6 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл (кызыл) җирлектә һәркайсында яктыртучы кояш сурәтләнгән ике калкан арасында аркылы-торкылы куелган ике турнир сөңгесе, өске өлештә ике катлы дулкынлы пута; барлык фигуралар да көмеш».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге туры почмаклы кызыл тукымада кара контур һәм күләгә белән каймаланган ак төстәге район гербы фигуралары сурәтләнгән: стильләштерелгән кояш рәсемнәре урын алган ике овал калкан арасында чалыштырып куелган ике турнир сөңгесе һәм өске чиге буйлап бер-берсенә якынайган ике дулкынлы буй (һәр буйның габарит киңлеге тукыма киңлегенең 1/15 өлешенә тиң) сузылган, аларның өске читтән иң тар урнашуы — киңлекнең 1/9 өлешенчә».

Символика нигезләмәсе

Тәтеш муниципаль районы гербы нигезенә Казан наместниклыгы Тәтеш шәһәренең 1781 ел 18 октябрендә (иске стиль белән) Югарыда расланган гербы алынган. Тарихи гербның тулы тасвирламасында: «Калканның югары өлешендә — Казан гербы. Түбәндә — ике көмеш рыцарь сөңгесе һәм ике калкан, кызыл җирлектә — борынгы дәвердә әлеге коралларны намус белән йөртүче шунда яшәүче йомышлы кешеләр булуы билгесе». Гербтагы дулкынлы көмеш буй сызыклар районның Куйбышев сусаклагычы ярында урнашуын күрсәтә. Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт һәм матурлык символы. Көмеш чисталык, камиллек һәм үзара аңлашуны гәүдәләндерә.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Р.Маланичев һәм Г.Русанова (Мәскәү).