Чын фамилиясе Ишморатов.  

Гомер еллары: 1887–1924.

Профессиональ татар театрын башлап җибәрүчеләрнең берсе.

Сәхнә эшчәнлеген И.Б.Кудашев-Ашказарский труппасында башлый.

Характерлы комедия актёры, К.Камали («Бәхетсез егет», Г.Камал), Рәхим («Оят, яки күз яше», Я.Вәли), Госман («Яшь хатын», Д.Таҗдаров), Галиәкбәр хәзрәт («Помада мәсьәләсе», И.Богданов) рольләре белән таныла. Шулай ук Сираҗетдин («Банкрот», Г.Камал), Миллер («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) кебек зур әһәмияткә ия рольләр елда башкара.

1913 елдан соң мәктәпләрдә педагогик эшчәнлек алып бара, һәвәскәр театр коллективлары белән җитәкчелек итә.

Татар профессиональ театрының тәүге адымнары сурәтләнгән «Артистлар» пьесасының авторы.