- РУС
- ТАТ
Дәүләт милке министры граф П.Д.Киселёв тәкъдим иткән реформа барышында (1837–1841) гамәлгә керә.
«Крепостной бәйлелектән котылган крәстияннәр турында 1861 елның 19 февраль нигезләмәләре» нигезендә волость җыены волость старшинасы, аның ярдәмчеләре, авыл старосталары, салым җыючылар, волость идарәсе утырышчылары, волость мәхкәмәсе судьялары (үз вазифаларын үтәргә 3 елга сайланган кешеләр) һәм сайлаулы крәстиян вәкилләреннән (10 йорт-хуҗалыктан берәү) тора. Әгәр волостька 1 авыл гына керсә – авыл җәмәгате җыены җыелган.
Волость җыенында волость күләмендә вазифа үтәүчеләр, шул исәптән волость мәхкәмәсе әгъзалары сайланган, үтәләсе җәмәгать эшләре, җыясы салым күләме билгеләнгән, рекрутка алынучылар саны ачыкланган, волость уку йортларын, балалар ятимханәләрен, картлар, инвалидлар йортларына күзәтчелек итү мәсьәләләре хәл ителгән, сайлап куелган эш башкаручыларның эшчәнлеген тикшереп тору тәртибе билгеләнгән. Волость җыены үзенә йөкләнгән йөкләмәләрдән читкә тайпылса, аның әгъзалары хөкемгә тартылган. 1905 елның 11 декабрендә кабул ителгән сайлаулар кануны һәм 1907 елның 7 июлендәге «Дәүләт думасына сайлаулар нигезләмәсе» нигезендә волость җыенында Дәүләт думасына крәстиян депутатларын сайлаучылар билгеләнгән.
1917 елның 21 май карары белән волость земстволары оештырылгач, волость җыены бетерелә.
Шулай ук кара: Волость.
Безобразов В.П. Из деревни. Письма в редакцию журнала «Век». СПб., 1861.
Михайлов С. О волостных и сельских выборах. СПб., 1883.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.