Биографиясе

1839 елның 3 октябре, Воронеж губернасы, Бирик өязе Караяшник авылы – 1908 елның 17 марты, Казан.

Петербург руханилар академиясен тәмамлый (1865 ел).

1866 елдан Воронеж руханилар семинариясе укытучысы, 1881 елдан – ректоры (бүленеп, 1872–1881 еллар Тамбов руханилар семинариясе ректоры).

1887 елның гыйнварыннан Балтика епискобы, Түбән Новгород епархиясе викарие, 1887 елның августыннан Подольск епархиясе викарие, 1891 елдан Подольск һәм Браслав епискобы, 1896 елдан Тверь һәм Кашино архиепискобы, 1905 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы.

Чуалышлар руханиларны һәм дини уку йортларын читләтеп узмаган. 1905–1907 еллар революция елларында Казан епархиясе белән идарә итә. Студентлар хәрәкәтенә кушылган укучыларны дини уку йортларыннан кууны, рәхимсез җәзалауларны кабул итмәве, барлык мәсьәләләрнең тыныч юл белән хәл ителүен яклаучы буларак таныла. Дин тоту иреге кертелүен хуплый. Вәгазьчелек осталыгына, керсез абруйга ия булганга күрә, руханилар һәм дини халык арасында зур хөрмәт казана.

Фәнни эшчәнлеге

Димитрийның төп хезмәтләре агиография өлкәсенә – җирле чиркәү һәм гражданнар тарихына карый.

Аның башлангычы белән Казан чиркәү-археология җәмгыяте төзелә.

Хезмәтләре

Месяцеслов русских святых: В 4 т. Казань, 1893–1903;

Собор святых семидесяти апостолов: В 3 т. Тверь, 1900–02. Т. 1–2; Казань, 1907. Т. 3.

Әдәбият

Высокопреосвященнейший Димитрий, архиепископ Казанский и Свияжский (1839–1908). Казань, 1908.