Тарихы

XVIII йөзнең икенче утызъеллыгында Иске Күклек авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, көнлекчелек.

Авыл җәмәгатенең имана җире 665,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Иске Күклек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “VI съезд Советов” колхозы оештырыла, 1950 елда “Труд” (Мишка-Овраг поселогы) составына керә. 1969 елда – “Труд” совхозы, 1970 елда “Серп и молот” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Күклек” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халык саны

1859 елда – 140,
1887 елда – 218,
1905 елда – 283,
1920 елда – 370,
1926 елда – 401,
1938 елда – 336,
1949 елда – 212,
1958 елда – 129,
1970 елда – 86,
1979 елда – 41,
1989 елда – 11,
2002 елда – 17,
2010 елда – 10,
2017 елда – 4 кеше (руслар, татарлар).