Биографиясе

1955 елның 21 ноябре, Казахстан ССРның Семипалатинск өлкәсе Жарма районы Георгиевка авылы.

1977 елда Новосибирск тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый.

1980–1986 елларда «Ташметрострой» трестында (Ташкент шәһәре), җир асты эшләре участогы башлыгы (1986 елдан); 1986–1997 елларда «Бамтоннельстрой» төзелеш идарәсенең туннель казу отрядында: баш инженер, җитәкче (1988 елдан).

М.М.Рәхимов җитәкчелегендә «Казметрострой» предприятиесе оештырыла, Казан метрополитенының 1 нче линиясе объектлары төзелә; беренче тапкыр илебез метро төзелешендә туннельләрне югары төгәллекле су үткәрми торган конуссыман каплам белән эчләү гамәлгә кертелә һәм аны җитештерү технологияләре үзләштерелә.

Тикшеренүләре яңа төзелеш материаллары булдыру өлкәсенә карый. Уйлап табуга 3 патенты бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Бетоны на основе композиционных шлакощелочных, вяжущих // Строит. материалы. 2005. № 8. (автордаш).

Композиционные шлакощелочные, вяжущие с цеолитсодержащими добавками // Изв. вузов. Строительство. 2005. № 6 (автордаш).