Тарихы

Беренче исеме – «Красный Ключ» совхозы поселогы. 1998 елдан хәзерге исемендә. Чишмәләргә бай булу сәбәпле Святой Ключ исеме астында бу җирләр XVIII йөздән билгеле.

Святой Ключ урыны турындагы иң әүвәлге истәлекләр прозаик, шагыйрь һәм философ А.Н.Радищев исеме белән бәйле, ул 1797 елда Себердән сөргеннән кайтканда чишмәдә туктала, Святой Ключның матурлыгы турында үзенең тәэсирләрен «Путешествие из Сибири» көндәлегендә язып калдыра.

1908 елда О.А.Стахеева чакыруы буенча Святой Ключка Изге Ионн-Предтеча өй чиркәвендә гыйбадәт кылу өчен патша гаиләсе рухание Иоанн Кронштадтский килә.

Поселокның тарихы генерал Н.А.Крыжановскийның (1877 ел) Святой Ключ утарыннан башлана, 1882 елда ул бертуган Василий һәм Иван Стахеевлар биләмәсенә күчә, 1882–1903 елларда исә алар шунда дача төзиләр. И.И.Стахеев утары – XX йөз башы архитектура истәлеге (төзекләндерү эшләре кирәк булганлыктан хәзер халык өчен ябык), соңгы елларда И.Г.Стахеевның кияве – В.В.Чикин карамагында була.

XX йөз башында утарда өй чиркәве (1920 елда янып китә), чиркәү-приход мәктәбе (1915 елдан), пристань, кибет була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан − Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан Түбән Кама районында.

Хәзер − Красный Ключ авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1918 елда Стахеевлар утары җирлегендә ”Святой Ключ” җирне уртак эшкәртү оештырыла (1919 елга кадәр эшли, ак чехлар тарафыннан юкка чыгарыла).

1919 елда ”Святой Ключ” совет хуҗалыгы булдырыла, аның каршында поселок барлыкка килә. 1925 елда аның җирлегендә кош үрчетү белән шөгыльләнүче ”Красный Ключ” колхозы (1930 елдан совхоз) нигезләнә. 1930 елда кошчылык совхозлары системасына күчә. 1957 елда аңа Олы Афанас, Түбән Афанас, Прости, Дмитриевка, Ильинка һәм хәзер юкка чыккан Алан, Актүбә, Соболеково, Чәбия авыллары керә. 1961−1974 елларда − “Красный Ключ” нәселле кошчылык заводы.

1965 елда аннан − Олы Афанас, Түбән Афанас, Дмитриевка, Ильинка һәм хәзер юкка чыккан Актүбә, Чәбия авыллары аерылып яңа оештырылган «Түбән Кама», 1970 елда Прости һәм хәзер юкка чыккан Соболеково авыллары – яңа оештырылган «Кама» совхозларына берләшәләр.

 1975 елдан Татарстан «Птицепром» трестының “Красный Ключ” кошчылык фабрикасы, аннары кошчылык буенча “Татарское” җитештерү берләшмәсе, 2002 елдан «Красный Ключ» кошчылык фабрикасы» эшли, 2004 елда бетерелә.

1925 елда В.В.Чикинның таш утарында Елгачыларның ял йорты, 1929 елдан «Красный Ключ» ял йорты оештырыла. 1930 елда Н.И.Стахеевның агач дачасына (бина 1902 елда төзелә) күчерелә, ул 1967 елда янып китә, ял йорты ябыла. Поселокның аның янәшәсендәге өлеше «Красный Ключ» ял йорты поселогы дип атала, 1965 елда «Красный Ключ» совхозы поселогына керә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла (Г.Ф.Стахееваның 1896 елда төзелгән дача бинасында), 1939 елда – җидееллык, 1957 елда – башлангыч, 1959 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1966 елда мәктәп бинасы янып китә, 1969 елда яңасы төзелә), 1975 елда урта мәктәпкә (1985 елда яңа бина төзелә) үзгәртелә. 1992 елдан мәктәптә туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – Л.П.Осипова) эшли.

Поселкта «Мирас» район мәдәният йорты (1960 елларда клуб буларак ачыла, 1977 елда яңа бина төзелә, 1988 елдан район мәдәният йорты), китапханә (1930 елда Ял йорты каршындагы кызыл почмакта ачыла, башта Стахеевыларның шәхси китапларыннан тора, 1957 елда Ял йортыннан аерылып чыга, 1977 елдан мәдәният йортында урнаша), Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее (2016 елдан), балалар бакчасы (1937 елдан, 1978 елда яңа бина төзелә, 2000 елдан – башлангыч мәктәп – балалар бакчасы), табиблык амбулаториясе (2005 елдан), музыка мәктәбе (1969 елда җирле мәктәптә оештырыла, 1978 елдан – икенче Түбән Кама музыка мәктәбе филиалы, 1981 елдан – мөстәкыйль оешма статусын ала), «Актай» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2005 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы, елга пристане, су алгыч, Изге Праведний Иоанн Кронштадтский (1995 елдан), Казан Мәрьям ана иконасы (2009 елдан), Ксения Петербургская (2014 елдан) чиркәүләре, Георгий Победоносец кәшәнәсе (2014 елдан ), католиклар чиркәве (2000 еллардан), аның каршында мәчет һәм мәктәп (1996 елдан) бар.

Мәдәният йортында төрле коллективлар эшли: олыларныкы – «Шанс» иҗат берлеге (2014 елдан), «Соло» вокаль студиясе (2015 елдан), «Баш Чишмэ» керәшен татар фольклор ансамбле (2016 елдан), «Ләйсән» татар вокаль ансамбле (2018 елдан), «Незабудки» рус вокаль ансамбле, «Заман» бию студиясе (икесе дә – 2019 елдан); яшьләрнеке – «В гостях у сказки» рус театр студиясе (2018 елдан), Kama music вокаль студиясе (2019 елдан); балаларныкы – «Империя» (2018 елдан) һәм «Заман» бию студияләре (2021 елдан). Мәдәният йортында вакытлыча Яшь тамашачы театры (театр өчен Түбән Кама шәһәрендә элеккеге «Җәлил» кинотеатрын төзекләндерү эшләре башкарыла) урнашкан.

Поселок янында ял базасы, балалар өчен ял лагерьлары, шул исәптән «Камский Артек»балалар сәламәтләндерү лагеры (1970 елдан), Түбән Кама шәһәре предприятиеләренең һәм оешмаларының санаторийлары, чаңгы базасы урнашкан. Поселокта Түбән Кама урманчылыгы идарәсе урнашкан, парк һәм яр буе урамы белән «Красный Ключ» чишмәсе төзекләндерелгән (2002 ел).

Авыл янында археология истәлекләре: Красный Ключ I (неолит) һәм Красный Ключ II туктаулыклары (Казан яны культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

К.Ф.Малышева (1936–2021) – кош караучы, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1926 елда – 20,
1938 елда – 496,
1958 елда – 724,
1970 елда – 1566,
1979 елда – 2804,
1989 елда – 3144,
2002 елда – 2782,
2010 елда – 2815,
2022 елда – 2792 кеше (руслар – 51%, татарлар – 41%).