Эчтәлек

Хуҗасы — нашир, мөхәррир, беллетрист, 1891–1895 елларда Казан шәһәр думасы гласные, типолитохромография тоткан Казан сәүдәгәре Вениамин Михайлович Ключников. 1880 елда ул, Самара губернасы Бөгелмә өязендәге аракы заводын сатып, Казанда йорт ала, анда типолитохромография, кәгазь кибете һәм китап төпләү остаханәсе урнаштыра.

1881 елның 11 августында ачылган әлеге басмаханә Казандагы иң яхшы басмаханәләрнең берсе була. Анда китаплар, брошюралар, земство һәм шәһәр идарәләре хисапнамәләре, «Казанский биржевой листок», «Казанские новости» һәм «Камско-Волжский край» газеталары басыла. Адреслар һәм визит карточкалары, бланклар, этикеткалар, реклама белдерүләре һ.б. әлеге басмаханәдә эшләнә. Хромолитографиядә олеографик һәм хромолитографик картиналар, иллюстрацияле фәнни басмалар өчен рәсемнәр дөнья күрә.

1900 елда анда тиз басучы 2 басмаханә машинасы, 2 басмаханә станогы, 1 ташбасма машинасы, 3 ташбасма станогы, 1 бостон прессы һәм 328 пот шрифт исәпләнә. 1900 елда — 32 мастер, 1902 елда — 48; 1900 елда — 8 эшче, 1902 елда — 13; 1900 елда — 10, 1902 елда 11 өйрәнчек эшли.

Типолитография Казан авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә көмеш (1886) һәм алтын (1890) медальләр ала. 1906 елның 9 мартында кызына — И.В.Ермолаевага күчә.

Кәгазь кибетендә, галантерея товарлары һәм канцелярия кирәк-яракларыннан тыш, басмаханәләр, ташбасмалар һәм китап төпләүчеләр, рәсемгә төшерүчеләр өчен буяулар, кәгазь һ.б. сатыла.

Ключников шулай ук прозаик («Өч хикәя» — «Три рассказа», 1887; «Чикерткәләр» — «Парочка сверчков», 1892) һәм драматург («Авылда ыгы-зыгы» — «Деревенские переполохи», 1889; «Караңгыны кисә нур» — «Свет сильнее тьмы», 1889) буларак та таныла.

33 нче Казан өяз земствосы җыелышының училище советы эшчәнлеге кысаларында ул Казан губернасында халык мәгарифенең ул чактагы хәле һәм тарихы буенча 3 брошюра төзи. «Казанский биржевой листок» газетасында Нестор Бугульминский псевдонимы белән басыла. Ключниковның махсус белеме булмаса да, ул талантлы шәхес була. 1890 еллар башында яшь журналист П.П.Перцовка зур йогынты ясый. 1885–1886 елларда «Казанские новости» газетасының нашир-мөхәррире, 1883 елда «Городской листок» һәм 1883–1884, 1890–1892 елларда «Казанский биржевой листок» газеталарында нашир вазифаларын башкаручы һәм мөхәррире, 1891 һәм 1904 елларда «Волжский вестник» наширдәше, «1884 ел өчен Казан календаре»ның («Казанский календарь на 1884 год») нашире.

Әдәбият

Памятная книжка Казанской губернии за 1891–92 годы. К., 1892;

Вся Казань: Адресная и справочная книга. К., 1899;

Перцов П.П. Литературные воспоминания. 1830–1902 гг. М.–Л., 1933;

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. К., 1983.

Автор — И.А.Новицкая