1920 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан  Чаллы кантонының Салагыш волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Әзи (Азеево) авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл “Маяк” колхозы составына керә (Әзи авылы).

Авыл территориясендә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халык саны

1922 елда – 92,
1926 елда – 129,
1938 елда – 157,
1949 елда – 138,
1958 елда – 112,
1970 елда – 65,
1989 елда – 11,
2002 елда – 14,
2010 елда – 2,
2015 елда – 3 кеше (татарлар).