Биографиясе

1919 елның 8 августы, хәзерге Төмән өлкәсенең Ялутор районы Осиново авылы – 1995 елның 15 апреле, Төмән шәһәре.

Свердловск педагогика училищесын (1936 ел), Оренбург хәрби авиация училищесын (1940 ел), Офицерлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый (1943 ел).

Туган авылының колхоз яшьләре мәктәбендә укытучы булып эшли. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (4 нче һава армиясенең 230 нчы штурм авиациясе дивизиясе), Көньяк, Төньяк Кавказ, Кавказ аръягы һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943 ел), Белоруссия (1944 ел), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә – 1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугыш ахырына кадәр 188 сугышчан очыш ясый, дошманның 60 тан артык орудиесен, 22 танкын, 49 автомашинасын, 9 бензин цистернасын, 14 вагонын, 5 дзотын, 6 катерын, һавада - 1, җирдә 14 самолётын, 7 кичүен юк итә.

1947 елдан запаста.

Төмән индустриаль институтында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000;

Герои боёв за Крым. Симферополь, 1972;

Герои земли тюменской. Свердловск, 1975;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.                   

Автор – М.З.Хәбибуллин