Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2,7 мең кв.км. Үзәге – Переволоцкий поселогы (Оренбург шәһәреннән 73 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 29,1 мең кеше (2002 ел), шул исәптән 4812 татар.

Татарлар, башлыча, Иске Зубачи (1775 елда нигезләнә; 920 кеше), Яңа Зубачи (1801 елда нигезләнә; 770 кеше), Чесноковка (1782 елда нигезләнә) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр район территориясендә 5 мәчет, 2 мәдрәсә була. Хәзерге вакытта Иске Зубачи (1996 елдан), Яңа Зубачи (1993 елдан), Чесноковка (1994 елдан) авылларында мәчетләр эшли.

Иске Зубачи урта мәктәбендә татар теле предмет буларак, Яңа Зубачи һәм Чесноковка мәктәпләрендә факультатив дәрес буларак укытыла.

Иске Зубачи авылы мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать түгәрәге һәм балалар бию фольклор төркеме эшли.

Күренекле кешеләре

Районда РФ Герое Р.Р.Мостафин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры А.Н.Зәбиров, техник фәннәр докторы З.Г.Салихов туган.

Журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе К.Бакиров (Кәбир Бәкер) тормышы һәм эшчәнлеге Переволоцкий районы белән бәйле.