Гомуми мәгълүмат

Киров өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 3 мең кв.км. Үзәге – Уржум шәһәре (Киров шәһәреннән 195 км читтә).

Халкы – 24850 (2015 ел). Татарлар 2002 елда – 1293, 2010 елда – 1293, 2016 елда – 967 кеше. Күбесенчә Лазарево авылында (2016 елда – 489 кеше), район үзәгендә (325) һәм шулай ук Донаурово поселогында, Шурма авылында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1930 елларга кадәр Уржум районы территориясендә татарлар күп булмый, 1930–1940 елларда Лазарево һәм Донауровода агач эшкәртү предприятиеләре төзелү белән бәйле рәвештә татарлар саны арта башлый.

Лазарево авылында мөселман җәмгыяте бар; җирле мәдәният йорты каршында «Дуслык» татар үзешчән сәнгать түгәрәге эшли.

Күренекле кешеләре

Нәкышьче К.Е.Максимов, рәссам Ф.Г.Халиковның тормышы һәм эшчәнлеге район белән бәйле.