Эчтәлек

М.А.Бәхтиев йорты. Казан. 1893–1896

1893–1896 елларда сәүдәгәр М.А.Бәхтиев акчасына төзелә. Иске татар бистәсенең Юнысов мәйданында урнашкан.

Биш диварлы ике катлы агач йорт, төньягында баскыч мәйданчыгы өчен кирпечтән янкорма салынган. Бура диварлар такта белән тышланган, почмаклары һәм үзәк өлешендәге тәрәзә аралары ярымбаганалар белән бизәлгән. Уеп бизәкләнгән тәрәзә йөзлекләре эскәк рәвешендә төгәлләнә. Фасадындагы бизәкләр белән чуарланган биек кәрнизгә өч чарлак тәрәзәсе урнашкан. Урамга караган ягы классицизм юнәлешенең эклектика формаларында башкарылган һәм анда татар халык архитектурасы мотивлары кулланылган.

2007 елда Бәхтиев йорты яна, 2016 елда яңадан торгызыла.

Торгызылган Бәхтиев йорты

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа. Казань, 1995.

Автор – Х.Г.Надыйрова