Биографиясе

1941 елның 10 сентябрендә Мари АССРның Оршанка районы Оршанка авылында туа.

1966 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында эшли, нефть химиясе технологияләре лаборатория мөдире (1974 елдан).

1975–1986 елларда Казан химия-технология институтында, 1986 елдан Казан архитектура-төзелеш академиясендә.

2001 елдан Казан энергетика университетында, физик тәрбия кафедрасы мөдире (2002 елдан).

200 м га тоткарлыклар аша йөгерүдә СССР чемпионы (1959).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре газ хроматографиясенә карый.

Новиков газохроматографик сорбентларның селективлык үзлекләрен тикшерә һәм аларның яңа төрләрен тәкъдим итә. Газ хроматографиясе алымнарын эргәдәш экосистемаларның экологик мониторингында, әйләнә-тирә мохитне һәм сәнәгать предприятиеләрен контрольдә тотуда куллана. Полиэтиленны углеводород чималын пиролизлап табу технологияләрен эшләүдә, пиролиз сумаласын үтилләштерүдә катнаша.

Уйлап табуга 50 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре                                 

Проблемы экологической химии Республики Татарстан. К., 1998 (автордаш);

Органические производные фосфора и мышьяка в качестве неподвижных фаз для газовой хроматографии // Журн. физ. химии. 1993. Т. 67, № 4.

Әдәбият                           

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.