Биографиясе

1946 елның 16 маенда Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын (1970, хәзерге Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук, синтетик каучук технологиясе кафедрасында эшли, 2005 елдан эластомерлар химиясе һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре композицион полимер материалларның молекуляр реологиясенә карый. Эшкәртү процессында молекуляр характеристикаларның бәйләнешен билгеләү һәм молекуляр параметрлар үзгәрүенең кинетик закончалыкларын исәпкә алып, полимерларны табу һәм эшкәртү процесслары белән оптималь идарә итү ысулларын; яңа класс полимер композицион материаллар – динамик термоэластопластлар табуның фәнни принципларын эшли. Резинотехник эшләнмәләр, термопластик гидроизоляцион, түбә ябу, футеровкалау материалларын эшли һәм таба. Күп кенә фәнни эшкәртмәләре «Түбәнкаманефтьхим», «Түбәнкамашин» җитештерү берләшмәләрендә, «Кварт», «Екатеринбургрезинотехника» Акционерлык җәмгыятендә гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реологические критерии и количественные характеристики процесса механодеструкции высокомолекулярных полимеров на примере каучука СКИ-3 // Доклады Академии Наук СССР. 1982. Т. 265, № 3 (автордаш).

Синтетический изопреновый каучук: молекулярная структура, переработка, свойства. М., 1984.

Prediction of service properties of extruded low pressure polyethylene using rheological characteristios // Mechanios of composite materiales. 1996. № 4. (автордаш).

Динамически вулканизированные термоэластопласты: получение переработка, свойства. М., 2004.

Реологические и вулканизационные свойства эластомеров. М., 2006 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.