Эчтәлек

XX йөзнең 2 нче яртысыннан көчле үсеш ала. Максаты — тел төзелешенең барлык катламнарындагы охшаш һәм аермалы якларын ачыклау өчен ике яки берничә телне чагыштырып өйрәнү. Телләр арасындагы капма-каршылык (контрастивлык) бер үк лингвистик категорияләрне төрле телләрдә үзенчәлекле яктыртканда, шулай ук билгеле бер лингвистик тасвирламалар булмаган, яки чагыштырыла торган телләрдә үзара ярашканлык билгеләре күзәтелмәгән очракларда ачык күренә. Мондый вакытта контрастив тикшерү объекты булып чагыштырыла торган телнең лакуналары белән үзара бәйләнештәге лакунар берәмлекләр тора.

Контрастив лингвистикада барлык төр лакунар берәмлекләр дә өйрәнелә: фонетик (мәсәлән, татар [ң], инглиз [ŋ] авазлары борын авазлары бөтенләй булмаган рус теленә карата лакунар булып тора); лексик (рус сүзе «субботник» инглиз, испан һ.б. телләрдәге лакуна белән үзара бәйләнгән); фразеологик (инглиз телендәге yellow dog (сары эт) — эшкә урнашкан вакытта стачкаларда катнашмау, профсоюзга кермәү, эш көнен арттыру белән килешү турында үзеңә йөкләмә алу); морфологик (рус телендәге род категориясе — татар теленә карата, татар телендәге тартым категориясе — рус теленә карата) һ.б. Контрастив лингвистика күп кенә телләр материалын анализлаган вакытта билгеләнә торган лингвистик уникалияләрне (телдә сирәк очрый торган күренешләр) дә тикшерә. Лингвистик уникалияләргә чикләнгәнлек, бердәнберлек, үзенчәлеклелек, үзгәлек хас. Японнарның ике график формадагы (катакана һәм хирагана) иҗекле фонетик алфавитын һәм кытай иероглификасын берләштергән япон алфавит системасы уникаль күренеш булып тора.

Телләрне капма-каршы куеп (контрастив) тикшерү аларга хас системаның үсеш үзенчәлеген, объектив дөнья күренешләренең төрле халыклар тарафыннан кабул ителү үзгәлеген ача; матди культураларның, йола, гореф-гадәтләрнең үзенчәлеген, җәмгыятьнең иҗтимагый торышын, халыкларның дөньяга карашларындагы һәм менталитетларындагы аермалыкларны чагылдыра.

Әдәбият

Ярцева В.Н. Контрастивная грамматика. М., 1981;

Ахунзянов Э.М. Контрастивная лингвистика: морфология русского и тюркских языков. К., 1987;

Байрамова Л.К. Введение в контрастивную лингвистику. К., 2004.

Автор — Л.К.Бәйрәмова