- РУС
- ТАТ
Гыяз-әд-дин Әбүл-Хәсән Гали, гарәп тарихчысы
1160 елның 12 мае, Җәзират-ибне-Гомәр шәһәре – 1233 ел, Мосул шәһәре.
1181 елда Мосулга килеп урнаша, озак вакыт җирле әмиргә хезмәт итә. Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләре турында биографик сүзлек «Әсәд әл-габа...» («Урман арысланнары») һәм Мосул хакимнәре тарихына кагылышлы әсәр («Мосул атабәкләре тарихы») авторы.
Төп әсәре – «Тулы тарих»та («Кәмаль әт-тәварих»; аның бер өлеше, яңа табылган чыганаклардан файдаланып, гарәп тарихчысы әт-Табариның «Илчеләр һәм патшалар тарихы»н эшкәртүдән гыйбарәт) Евразия халыклары тарихына караган мәгълүматлар бар; анда болгарларның монголларга каршы 1223 елда уңышлы сугышы җентекле тасвирлана.
Chronicon quod perfectissimum imscribitur... Leiden, 1851-76. V. 1-14.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.