1000 нән артык төре билгеле, Евразия, Америка, Австралия, Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 25 төре бар. Болыннарда, далаланган тау битләрендә, тимер юл өемнәре буенда, чүп үләне буларак яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, буш урыннарда үсәләр.

5-30 см биеклектәге үсемлек. Тамыры үзәк, итчел, туфракта тирәнгә китә (60 см га кадәр). Сабагы яфраксыз, куыш, сабак очында бер (кайвакыт ике) күпчәчәкле кәрзинле. Яфраклары тамыр яны таралгысында, тешле-калаксыман яки каурыйсыман бүленмә. Чәчәкләре ике җенесле, сары, сабак очындагы берле кәрзиннәргә җыйналган. Җимеше – ак йомшак төкчәләрдән торучы борынчыклы һәм бүрекчәле орлыкча, ерак араларга күчәргә сәләтле. Үсемлекнең барлык өлешләре дә сөтчел сыекчалы. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Кара орлыклы тузганак (T. euoplocarpum), карасу тузганак  (T. tenebricans), пумаласыман тузганак (T. pectinatiforme) һәм башка фәнни һәм халык медицинасында файдаланыла.

Тамырларында гликозид, инулин, флавоноид, органик кислоталар, тимер, микроэлементлар бар. Тамырларыннан ясалган препаратлар аппетитны ачу һәм ашкайнату тракты эшчәнлеген яхшырту өчен кулланыла; халык медицинасында – бәвел куыгы, бөер авырулары вакытында һәм какырык куптару чарасы; сөтчел сыекчасы сөялләрне бетерүгә ярдәм итә.

Баллы үсемлек.

Яшь яфраклары ризык әзерләүдә файдаланыла.

Көзге тузганак (T. serotinum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Дару тузганагы