Биографиясе

1882 елның 26 сентябре, Мәскәү – 1950 елның 8 марты, шунда ук.

Мәскәү университетын тәмамлый (1904). В.О.Ключевский шәкерте. 1909 елдан Мәскәү университеты приват-доценты, профессор (1927). Бер үк вакытта 1937 елдан СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында, СССРның XIX йөзгә кадәрге тарихы секторы мөдире (1940 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре Россиянең феодализм дәверендәге социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә һәм эчке сәясәтенә, Себернең руслар тарафыннан колонизацияләнүенә, тарихи чыганакларны өйрәнүгә, фән тарихына, тарихи географиягә карый.

Татарстан тарихын фән буларак формалаштыруга өлеш кертә: татар җәмгыятендә феодаль мөнәсәбәтләр үсешен өйрәнә, Рус дәүләтенең Алтын Урда һәм Казан ханлыгы белән үзара багланышларына кагылышлы мәсьәләләрне тикшерә.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1942).

Хезмәтләре

Очерки по истории колонизации Сибири в XVI–XVII веках. М., 1927.

Ясак в Сибири в XVII в. М., 1927.

Сибирские служилые татары. М., 1937.

Иван Грозный. М., 1942.

Научные труды: В 4т. М., 1952–1959.

Әдәбият

Проблемы социально-экономической истории феодальной России. М., 1984.

Дубровский А.М. С.В.Бахрушин и его время. М., 1992.

Автор – Е.Б.Долгов