Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару, башмак һәм өс киеме тегү кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 630,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Әлдермеш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Тырыш” колхозы оештырыла. Соңрак “Маяк” колхозы (колхоз идарәсе Әлдермеш авылында урнаша), 1994 елдан – “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (2017 елда яңа бина төзелә), мәчет (1994 елдан) эшли.

Күренекле татар композиторы С.Сәйдәшевның бабасы һәм атасы Өбрәдә туган, композитор үзе дә күп тапкырлар булган. 1990 елда авылда С.Сәйдәшев музее ачыла (оештыручылары – Р.А.Җәләлиев, Г.Р.Заһидуллина; 2017 елдан композиторның абзасы Бикмөхәммәт Сәйдәшев яшәгән нигездә төзелгән яңа бинада урнаша; фондында 600 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә).

Музейның 3 экспозициясендә авыл тарихын чагылдырган, татар йорты интерьерын торгызган, С.Сәйдәшевның тормышына һәм иҗатына багышланган әйберләр урын алган (иң кадерле экспонатлар арасында – композитор Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшләгән чорда театрда торган пианино һәм аның дирижер таякчыгы).

Авыл зиратында эпиграфика истәлеге – тексты татар һәм гарәп телләрендә рельефлы шрифт белән язылган 2 кабер ташы (XVI гасырның беренче яртысы) табыла.

Халык саны

1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 444,
1897 елда – 680,
1908 елда – 671,
1920 елда – 528,
1926 елда – 642,
1938 елда – 599,
1949 елда – 454,
1958 елда – 344,
1970 елда – 263,
1989 елда – 150,
2002 елда – 153,
2010 елда – 148,
2017 елда – 248 кеше (татарлар).