Биографиясе

1896 ел, Рига шәһәре — 1938 елның 9 мае, Казан.

1914 елдан РСДРП(б) әгъзасы, шул ук елда сугышка каршы пропаганда алып барганы өчен кулга алына һәм Нарым краена сөрелә. 1916 елда кача, Екатеринбург шәһәрендә революцион эшчәнлек алып бара,

1917 елда яңадан кулга алына, 1917 елгы Февраль революциясеннән соң иреккә чыгарыла.

1917 елда РКП(б)ның Екатеринбург комитеты секретаре булып сайлана.

Гражданнар сугышында катнаша. Адмирал А.В.Колчакка каршы көрәш чорында азык-төлек комиссары, Көнчыгыш фронтның 3 нче армиясе сәяси органнары җитәкчесе.

1920 еллардан Курск һәм Вятка губерналарында, Үзбәкстанда партия эшендә. СССР ҮБК әгъзасы.

1933–1937 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана (1955).

Әдәбият

Султанбеков Б. Лепа Альфред Карлович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.