- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1908)
1851 елның 16 марты, хәзерге БРның Благовар районы Өдрәкбаш авылы — 1921 ел, Эстәрлетамак шәһәре.
Оренбург кадетлар корпусын тәмамлый.
Отставкага чыкканчы (1908) Уфа, Оренбург, Варшава, Брест-Литовск, Казан шәһәрләрендә хезмәт итә.
Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән хәрби хезмәткә алына, запастагы пехота батальоны, соңрак Казан хәрби округы полкы белән җитәкчелек итә. 1918 елның гыйнварыннан маена кадәр 1 нче мөселман укчы бригадасы башлыгы.
Гражданнар сугышында Көнчыгыш фронтта адмирал А.В.Колчак армиясенә каршы сугыша, Башкорт корпусы белән җитәкчелек итә.
4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Ижбулатов М.Р. Генерал Ижбулатов нәселе // Мирас. 2000. № 4;
шул ук. Генерал Ижбулатов // Тулпар. 2001. № 3;
Хамматов Я. Грозовое лето. М., 1978;
Ижбулатов М.Р. И продлится связь времён // Идель. 1991. № 5;
Валиди Ахмет-Заки. Воспоминания. Уфа, 1994.
Автор — М.Р.Ижбулатов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.