Административ-территориаль буйсынуы

1919–1923 елларда нигез салына, 1931 елдан Сталин исемендәге совхоз поселогы, 1957 елның 24 декабреннән хәзерге исемен йөртә.

Нигезләнгән көненнән поселок – ТАССРның Лаеш кантоны Теләче волостена, 1927 елдан Арча кантонына керә.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Үзәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта Сталин исемендәге совхоз (беренче директоры – П.Ф.Рудой) оештырыла. 1937 елда аңа «Алга» (Алга авылы) һәм «Үрнәк» (юкка чыккан Үрнәк авылы) совхозлары кушыла, 1957 елда – Тельман исемендәге (Шармаш, Пановая Гора авыллары), «Чулпан» (Сауш авылы), «Кремль» (Олы Нырсы, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы), «Новый путь» (Карабаян, Иске Карабаян авыллары), Булганин исемендәге (Субаш, Борчаклы Яз, Тәмте авыллары), «Ялкын» (Айдар авылы), «Красная Петровка» (Петровский поселогы), Маленков исемендәге (Баландыш, Урта Мишә авыллары) колхозлары кушыла, 1962 елда исеме Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә (Үзәк поселогы – үзәк утар).

1968 елдан ВАСХНИЛ Бөтенроссия бүлеге каршындагы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элиталы орлыклар җитештерү буенча Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (Үзәк утары – Үзәк поселогы) эшли, 2005 елда хуҗалык «ВАМИН-Теләче агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ленин исемендәге бүлегенә үзгәртелә.

Поселокта шулай ук Г.Алексеев крестьян фермер хуҗалыгы эшли. Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1961–1986 елларда совхоз директоры булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Г.Г.Галиев поселокның үсешенә зур өлеш кертә: аның җитәкчелегендәге хуҗалык авыл хуҗалыгы культураларының уңышы, бөртекле культуралар, күпьеллык үләннәр, бәрәңгенең элиталы орлыкларын җитештерү, игенчелек һәм терлекчелектә интенсив технологияләр кертү буенча республикада алдынгы урынга чыга, күп кенә социаль объектлар төзелә. В 1967 елда җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен хуҗалык КПСС Үзәк комитетының, СССР Югары Советы Президиумың, СССР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (1968 елга кадәр – башлангыч), балалар бакчасы (1984 елдан), мәдәният йорты (1930 еллардан клуб буларак, бинасы 2016 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Аврора» театр, «Хәзинә» фольклор коллективлары (икесе дә – 2015 елдан) коллективлары эшли. Мәктәптә туган якны өйрәнү музее (1984 елдан, оештыручысы – Ф.Ф.Харисов) булдырылган.

Халык саны

1958 елда – 744,
1970 елда – 1039,
1979 елда – 959,
1989 елда – 948,
2002 елда – 988,
2010 елда – 947,
2020 елда – 905 кеше (татарлар – 84%).