Биографиясе

1954 елның 21 июлендә Казанда туа.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1977), «Элекон заводы» АҖдә эшли: инженер, тәҗрибә КБсында инженер-конструктор, цех башлыгы урынбасары, заводның җитештерү башлыгы, лазер техникасы һәм электроника конструкторлык бүлегендә әйдәп баручы инженер, яңа техника бүлеге башлыгы урынбасары.

Макшаков катнашында югары сыйфатлы электрон тавыш чыгару аппаратурасы, акустик системалар, лазер медицина техникасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 13 патенты бар.

Дәүләт бүләге көндәшлеккә сәләтле күп функцияле яңа лазер медицина техникасын эшләгәне, җитештерүне оештырганы һәм Татарстан медицина учреждениеләрендә гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Хезмәтләре             

Усовершенствование громкоговорителей 20 АС-2 // Радио. 1981. № 12;

Усовершенствование головок 3 ГФ-31–1300 // Радио. 1982. № 4;

Расчёт диапазона и точности коррекции сопротивлений плёночных резисторов, подгоняемых грунтированием // Электронное приборостроение. 2002. Вып. 6.