Эчтәлек

Билгесез автор. «Һәм бел, Ля илаһе иллаллаһ Мөхәммәд рәсулуллаһ». 1910 ел

Кәгазь. Басма. «Хөсәенов варислары» басмаханәсе. Казан

Пыялада (классик шәмаил), кәгазьдә (шул исәптән ташбасма ысулы белән), тукымада (чигү, укалап чигү, кара Ләүхә) эшләнә, аннары кысаларга урнаштырып өй һәм мәчет интерьерларына куела. Гарәп мәдәниятендә пыялага рәсем төшерү халык эпосы каһарманнары сурәтләнгән халыкчан гади картина рәвешендә яши. Татар шәмаилендә кеше сурәте, кагыйдә буларак, ясалмый.

Я.Мотаһир. «Кешенең сәламәтлеге - телне саклый белүдә». ХХ йөз башы

Пыяла. Майлы буяу, ука. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

Беренче шәмаилләр XIX йөзнең 2 нче яртысында барлыкка килә. Алар пыяланың икенче ягына майлы буяу белән ясала, алтын һәм көмеш фольга фонында агач яки камыш кысага урнаштырыла. Нигездә, Казанда һәм Казан арты авылларында яшәүче татарлар арасында таралыш ала. Кама аръягы һәм Урал буе, шулай ук Көнбатыш Себердә шәмаил каты кәгазьгә кара һәм төсле тушь, акварель белән ясала.

Татар мәдәниятендә шәмаил изге предмет булып исәпләнелә һәм иң мәртәбәле урынга — өйнең интерьерына, еш кына ишек өстенә яки ишеккә каршы яктагы диварга куела. Шәмаил табыну объекты түгел, ул мөселман татарларның Коръән өйрәтмәләренә ихтирамын, ислам дине кыйммәтләренә бәйләнешен чагылдыра.

Төрле композицион типлардагы шәмаилдә гарәп язмасының төрле каллиграфик ысулларда башкарылган язулары архитектура һәм пейзаж күренешләре, чәчәк-үсемлек орнаментлары, дини символлар, предметлар, парлы кошлар һ.б. сурәтләр белән тулыландырыла. Андый төрлелек шәмаилне каллиграфия, сүз, нәкышь, графика сәнгатен берләштерә торган иҗатның синтетик төре итеп карарга мөмкинлек бирә.

Билгесез автор. Кара фонда манаралар белән «әл-Көрси» аяте язылган шәмаил. ХХ йөз башы

Пыяла. Майлы буяу, ука. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

Шәмаилдә дини текст белән бергә еш кына фәлсәфи тәгъбирләр, Шәрекъ һәм татар авторлары — Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Г.Тукай, Дәрдемәнд әсәрләреннән юллар, мәкаль-әйтемнәр, нәсыйхәт текстлары, гыйбрәтле сүзләр дә языла.

Шәмаилне шәһәр осталары, нигездә, профессионаллар, авыл осталары да ясаган, каллиграфик язуларны еш кына имамнар, муллалар язган. Казанда шәмаил махсус остаханәләрдә профессиональ каллиграфлар тарафыннан эшләнә, алар элекке традицияләргә үзләренең индивидуль үзенчәлекләрен дә өсти. Композициядә төп элемент булып сөлес, куфи, нәсех гарәп язуы ысуллары белән барлыкка китерелгән язма тора. Текстта «әл-Көрси» («Тәхет),» «әл-Фәтех» («Җиңү») һ.б. сүрәләр, Аллаһны мактаучы эпитетлар файдаланыла. Кайвакыт дини язмаларга аңлатма текстлар да китерелә. Кәгъбә, Мәккә һәм Мәдинә мәчетләре һәм башка мөселман изге урыннары сурәтләре, Нух көймәсе, Илаһи язмалар һ.б. мотивлар рухани мәгънә белдерә. Халык шәмаиле жанрына үзенчәлекле гадилек хас. Анда татар агач мәчетләре, Болгар һәм Казан мөселман архитектурасы истәлекләре, авыл пейзажы, үсемлек мотивлары ясала.

Заһидуллин Р.Г. Агач мәчетле шәмаил. ХХ гасыр

Пыяла, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Басма шәмаилләрдә әхлак, дини-фәлсәфи, тарихи, әдәби-мифологик һәм йола-көнкүреш характерындагы мәгълүмат бирелә. Алар басмаханәдә бастырыла һәм сәнгатьнең күпләп җитештерелә торган төренең берсе булып санала, Идел буе, Урал, Себер, Казакъстан һәм Урта Азия мөселманнары арасында киң таралыш ала. Н.Ф.Катанов исәпләвенчә, басма шәмаилләр 10 меңнән 48 меңгә кадәр тираж белән бастырыла. Шәмаилләрне Казанда бертуган Кәримовлар аеруча күп нәшер иткән.

Билгесез автор. «Кем гыйлемгә омтыла, аңа җәннәт омтыла». ХХ йөз башы

Хәдис. Ташбасма. В.В.Вараксин ташбасмаханәсе. Казан. Ш.Мәрҗани фонды

XIX йөз — XX йөз башы авторлары арасында Г.Мәхмүдов, бертуган Әхмәтовлар, А.Абдуллин, Х.Гайнуллин, Гайфулла бине Мозаффар, Г.Сәлиев, Мотаһир Яхъя, Й.Йасари, З.Кыямкари, Мөхәммәдхафиз Күчүм, М.Хуҗасәетов, Лотфулла ибн Гатаулла, Нургали ибне Мөхәммәд, Шәмсетдин бине Хөсәен, С.Ишалин, Ш.Рәхим һ.б. була.

Билгесез автор. «Хак шәҗәрә» (Пәйгамбәрләр исемнәренең шәҗәрәсе). 1894 ел

Университет басмаханәсе. Казан. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда

1920 елларда шәмаил сәнгате тыела һәм әкренләп юкка чыга. 1970 елларда күренекле татар рәссамы Б.Урманче иҗатында яңарыш ала (9 шәмаилдән торган серия иҗат итә — кәгазь, тушь).

Урманче Б.И. Аллаһ җәмилен хөббел җәмал. 1989

Кәгазь, тушь, акварель, бронзалы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

1980 еллар ахырында шәмаил ясау киң колач җәя. Сюжет-композиция, төс, орнамент ягынан яңача, классик гарәп язуы ысуллары стильләштерелгән, яңа техника һәм материаллар белән эшләнгән шәмаилләр барлыкка килә (рәссамнар З.Бикташева, С.Гыйләҗетдинов, Ф.Гыйрфанов, Ә.Исхакова, Р.Мәрданов, Р.Мөхәммәтҗанов, Н.Исмәгыйлев (Нәкъкаш), Р.Насыйбуллов, В.Попов, Р.Сәлахетдинов, Р.Шәмсутов, Ч.Шәрифуллина һ.б.). 1990 елдан шәмаилнең ләүхә дигән төре таралыш ала (рәссамнар Л.Фәсхетдинова, А.Кудряшова, А.Липина, О.Марсова һ.б.). Аның өчен бәрхет, ефәк, күн, алтын һәм көмеш җепләр файдаланыла, аппликация техникасы, энҗе һәм сәйлән һ.б. белән тулыландырыла. Ләүхәне күпләп эшләү «Туран Арт» фонды (Казан) остаханәләрендә җайга салына.

Нәкъкаш Н. Аллаһ куәте. 2004

Пыяла, буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Шәмаилләр ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Шәрекъ халыклары сәнгате Дәүләт музеенда (Мәскәү), «Мәрҗани» (Мәскәү), «Туран Арт» фондларында, шәхси тупланмаларда саклана.

Р.Сәлахетдинов. «Өйләдән соң укыла торган дога». 2010 ел

Оргалит. Темпера

Әдәбият   

Катанов Н.Ф. Казанско-татарские литографированные издания с именами лиц Ветхого и Нового заветов. К., 1905; 

Воробьёв Н.И. Материальная культура Казанских татар. К., 1930; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство Казанских татар. М., 1990; 

Валеева Д.К. Шамаили // Из истории татарского народного искусства. К., 1995; 

Шамсутов Р.И. Искусство татарского шамаиля (сер. XIX — нач. XX вв.). К., 2001; 

шул ук. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Мусульманское искусство в Волго-Уральском регионе. К., 2008.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова