Биографиясе

1934 елның 30 гыйнварында Әтнә районы Ары (Ислетар) авылында туган

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1957). 1960–1967 елларда – «Мөслим» совхозында, 1967–1978 елларда Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш ветеринар табибе. 1978–1994 елларда «Михайловский» азык чөгендере орлыгы җитештерү берләшмәсе генераль директоры, бер үк вакытта «Михайловский» совхозы директоры.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Н.К.Мәҗитов конструкциясе буенча төзелгән модуль-блоклы туфрак эшкәртү комплексын эшләүдә катнашкан һәм аны производствода киң куллануга керткән өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.